Олег Пелевин "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Бүген Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәттә "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, "Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге" АКО вәкилләре катнашты.

Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.

Чара кысаларында илкүләм проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шул исәптән катнашучы предприятиеләр белән килешүләр төзү, шулай ук предприятиеләр өчен илкүләм проект чаралары каралды.

"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" илкүләм проекты паспорты Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча советның президиумы тарафыннан расланган (2018 елның 24 сентябрендәге 12 санлы беркетмә). "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" илкүләм проекты составына керүче федераль проектлар "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" илкүләм проекты буенча проект комитеты утырышының 2018 елның 18 декабрендәге 4 санлы беркетмәсе белән расланган.

"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" илкүләм проекты составына түбәндәге федераль проектлар керә:

1) Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча системалы чаралар. Федераль проект җитәкчесе - Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Петр Засельский.

2) Предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга адреслы ярдәм. Федераль проект җитәкчесе - "Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге" АКО генераль директоры Н.И. Соломон.

3) Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен мәшгульлеккә ярдәм һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыру. Федераль проект җитәкчесе -  Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Алексей Вовченко.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International