"Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары" укыту программасына катнашучыларны сайлап алу башланды

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

"Яңа проектларны этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКО "Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары" социаль проектлар конкурсын игълан итте. Ул үз төбәкләре өчен социаль-икътисадый проектларны әзерләүгә һәм гамәлгә ашыруда катнашырга сәләтле һәм әзер актив мәктәп укучыларыннан лидерлык командаларын формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән.

Конкурста катнашырга социомәдәни проектлау һәм мәктәптә, шәһәрдә тормышны үзгәртә торган социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе булган 12-17 яшьлек укучылар чакырыла.

Конкурс җиңүчеләре "Артек" Халыкара балалар үзәгенә тематик сменага бушлай юлламалар алачак һәм "Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары" укыту программасы катнашучылары булачак.

Гаризалар 2019 елның 30 мартына кадәр электрон почта аша кабул ителә: konkurs.asi.artek@asi.ru.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International