ТР икътисад министры Фәрит Габделганиевның Геодезия һәм картография көне белән котлавы

2019 елның 9 марты, шимбә

10 март - Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне.

Хөрмәтле геодезия һәм картография хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез көнендә иң матур теләкләрне кабул итеп алыгыз!

Сезнең хезмәт - бөтен республиканың уңышлы үсешенә кертелгән саллы бер өлеш ул, чөнки бүген геодезия һәм картография мәгълүматы икътисадның күпчелек тармакларында кулланыла.

Нәкъ менә сезнең тырышлык ярдәмендә Татарстанда җир-милек мөнәсәбәтләрен кору, файдалы казылмалар чыганакларын эшкәртү, яңа объектлар төзү, куркынычсызлыкны ныгыту һәм табигый ресурсларны куллану мәсьәләләре уңай хәл ителә.

Шушы бәйрәм көнендә ихлас күңелемнән һөнәри эшчәнлегегездә яңа үрләр, ныклы сәламәтлек, бәхет һәи иминлек телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International