Икътисад министрлыгында "Эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту" проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту" федераль проекты кысаларында чаралар башкару мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә "Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе" АҖ, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашты.

Чара кысаларында "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Россия Федерациясе субъектларының рәсми сайтларында һәм муниципаль берәмлекләрнең сайтларында федераль проект паспортының 11.2 бүлегендә каралган дәүләти һәм муниципаль милек реестрларына кертелгән объектлар турында белешмәләрне бастыру мәсьәләләре каралды.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International