Татарстан укучылары һәм студентлары "МИН, ФИНАНСЛАР, ДӨНЬЯ" иҗади эшләр бәйгесендә катнашуга чакырыла

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанның 5тән 24 яшькәчә балалары һәм яшьләре "МИН, ФИНАНСЛАР, ДӨНЬЯ" II Төбәкара тикшеренү, әдәби, журналистлык һәм гаилә эшләре бәйгесендә катнаша ала. Ул 4 номинация буенча уза:

1. "Проза" (гаилә һәм шәхсән катнашу өчен эссе, хикәяләр, инша-миниатюралар һ.б.лар);

2. "Шигърият" (гаилә һәм шәхсән катнашу өчен шигырьләр, поэмалар, мәсәлләр һ.б.лар);

3. "Журналистлык һәм тикшеренү эшләре" (ММЧның төрле жанрларында тикшеренүләр һәм эшләр: шәхсән катнашу өчен рецензия, интервью, мәкалә, корреспонденция, репортаж һ.б.лар);

4. "Мин - нәшир" (үзлегеңнән ясалган китаплар - текст һәм иллюстрацияләр катнашучының үзе тарафыннан язылган һәм ясалган, гаилә һәм шәхсән катнашу өчен).

Конкурс эше темасын катнашучы сайланган юнәлеш кысаларында үзе формалаштыра. Конкурсның гомуми тематикасы:

- "Финанс грамоталыгы турында креатив бәян итегез:  өлкәннәргә һәм балаларга";

- "Кесә акчалары, үз акча янчыгың белән ничек дөрес идарә итәргә?";

- "Әгәр дә син бөтен акчаларыңны сарыф итсәң...";

- "Шәхсән финанс планлаштыруы өчен технологияләр";

- "Минем игътибар күпме тора?";

- "Акчаларны ничек тыңлатырга яки гаилә бюджеты нәрсә ул?";

- "Гаилә бизнес планы - максатларга ирешү ысулы";

- "Дәүләт, салымнар һәм гаилә";

- "Кеше өчен ипотека";

- "Хыялга ничек акча тупларга?";

- "Яшүсмер кайда акча эшли ала?";

- "Әдәби әсәрләрдә финанс грамоталыгы темасы";

- "Электрон акчалар - финанслар дөньясында яңа нәрсә";

- "Акчалар - тарих аша";

- "Финанс мошенниклыгы, ничек тозакка эләкмәскә?";

- "Үз мөмкинлекләреңне арттыр. Минем беренче инвестицияләр";

- "Финанслар ягыннан грамоталы булу модада!";

- "Минем финанс киләчәгем".

Эшне 11 мартка кадәр почтага юлларга кирәк: mass@odub.tomsk.ru. Йомгак апрельдә ясала.

Конкурс нигезләмәсе белән шушы сайтта танышырга мөмкин: http://odub.tomsk.ru/AboutLibrary/Projects/IFinanceWorld.aspx

Оештыручы: "Томск өлкә балалар-үсмерләр китапханәсе" ОТАУК  (ОГАУК “ТОДЮБ”).

Белешмәләр өчен телефон (Томскида): 8 (3822) 26-56-74.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International