Гүзәл затлар социаль эшкуарлык буенча белемнәрен арттырды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Социаль эшкуарлык хатын-кызларга аеруча килешә. Социаль эшкуарлык буенча семинарны оештыручылар - Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге белгечләре әнә шундый фикердә. Чара Казан (Идел буе) федераль университетында узды.

Семинарда гамәлдәге социаль эшкуарлар, СЮ КО вәкиллре һәм бу өлкәдә шөгыльләнергә теләүчеләр катнашты. Эш башлап килүчеләр "Социаль эшкуар" конкурсына заявкалар биргән инде һәм Социаль хезмәт күрсәтүчеләр реестрына керергә җыеналар.

Семинарда катнашучылар конкурс һәм грант программаларын, белем бирү чараларын, проектларны финанслау чыганакларын, мөлкәти ярдәмнең актуаль чараларын өйрәнде. Моннан тыш, проектларны үстерүнең һәм акчалар җәлеп итүнең уңышлы тәҗрибәләре каралды, шулай ук күпләгән чишелешләр тәкъдим итү юлы белән кайбер проектларны гамәлгә ашыру юллары билгеләнде.

Казанда мондый семинарлар даими нигездә уза. Киләсе чара 3 апрельдә үткәреләчәк.

Катнашу һәм социаль проектларны үстерү мәсьәләләре буенча консультацияләрне Эшкуар йортында (Петербург урамы, 28) алырга мөмкин.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International