18-26 апрельдә Санкт-Петербургта интеллектуаль милек һәм инновацион эшчәнлекне үстерү мәсьәләләре каралды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

18еннән 26 апрельгә кадәр Санкт-Петербургта инде 11нче тапкыр "Интеллектуаль милек көннәре 2019" форумы узачак. Чара 26 апрельдә Халыкара интеллектуаль милек көнен бәйрәм итүгә багышланган.

Форум - интеллектуаль милек һәм инновацион эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән белгечләрнең үз эшчәнлек өлкәсендә федераль һәм мунципаль органнардан экспертлар белән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкинлеге булган мәйданчык ул.

Чараның программасы белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга, шулай ук катнашу өчен теркәлергә була:  https://spb-int.ru/ru/.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International