Чаллыда Гидротөзүчеләр урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәк яңа бинага күчәчәк. Хәзер 11 марттан ул халыкны Кол Гали урамы, 25Е адресы буенча кабул итәчәк.
Бүгенге көндә Автокалада 3 КФҮ офисы эшли. Аларны икесе Тынычлык урамы, 62 һәм Маршал Жуков урамы, 23 йортта урнашкан. Алар 150 төрдәге аеруча популяр дәүләти, муниципаль һәм дәүләтнеке булмаган хезмәтләрне, шул исәптән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, салым хезмәте, ЭЭМ, Пенсия фонды, ЗАГС, ЮХИДИ һәм башка хезмәтләрне күрсәтә.
КФҮнең Чаллы һәм башка филиаллары күрсәтә торган хезмәтләр исемлеге белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://mfc16.tatarstan.ru
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте