Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан эшләнгән "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сатуның вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләү һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчен югалткан дип тану турында" Татарстан Республикасы Законының 2 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы законы проекты буенча ачык консультацияләр үткәрә.
Проект күп фатирлы йортларда торак булмаган биналар өчен алкоголь продукциясен ваклап сатуны тыюны җайга салуда билгесезлекне бетерү максатларыннан эшләнгән.
Документ тексты белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/proekt-zakona-respubliki-tatarstan-o-vnesenii-3381457.htm
Кирәк очракта, 2019 елның 20 мартына кадәр үз тәкъдимнәрегезне электрон адреска юллый аласыз: AV.Ponomareva@tatar
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте