Татарстанның инновацион предприятиеләре халыкара конкурсларда катнашуга чакырыла

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды Россия-Испания халыкара хезмәттәшлек конкурсында һәм Россия-Корея халыкара хезмәттәшлек конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне дәвам итә. Конкурслар перспектив эшләнмәләр башкаручы һәм алар белән хезмәттәшлек хисабына, алдынгы технологияләр һәм экспертизадан файдалану мөмкинлеген алу юлы белән, үз продукцияләренең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыра һәм фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерергә, шулай ук үз шулай ук бергә эшләнгән) продукциясен чит ил базарларына чыгарырга мөмкинлек бирүче чит ил партнерлары булган предприятиеләргә ярдәмгә юнәлтелгән.

Россия-Испания конкурсында катнашу өчен 15 майга кадәр түбәндәге сайтта заявка бирергә кирәк: https://online.fasie.ru/Default.aspx, биредә үк 31 майга кадәр Россия-Корея конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.

Җиңүчеләр, грант суммасыннан кимендә 50% күләмендә үз акчаларыннан һәм (яки) өченче затларның акчаларын җәлеп итеп финанслашу шарты белән, 15 миллион сумгача грантлар алырга мөмкин. Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару срогы - 18 яки 24 ай.

Катнашу шартлары белән тулырак түбәндәге сайт бүлекләрендә танышырга мөмкин:http://fasie.ru/press/fund/russia-spain/ , http://fasie.ru/press/fund/russia-korea/.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International