Татарстан КФҮдә ИНН алырга яки торгызырга мөмкин

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Физик затлар КФҮдә салым түләүченең шәхси номерын (ИНН) ала, югалтканнан соң, бозганнан соң торгыза яки фамилия үзгәрткәннән соң алыштыра ала.

Физик затны исәпкә кую турында гаризалар Татарстанның һәр күпфункцияле үзәгендә гамәлгә ашырыла. Салым түләүченең үзе белән паспорты булуы кирәк. Гаризаны шулай ук салым түләүченең нотариаль таныкланган ышанычнамә нигезендә эш итүче  вәкаләтле вәкиле тапшыра ала. Таныклык кабат бирелгән очракта 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк булачак.

ИНН таныклыгын, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәч, җиде эш көненнән соң алырга була.

"Минем документлар" офислары эше һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулырак мәгълүматны http://mfc16.tatarstan.ruсайтында һәм 8 (843) 222-06-20 КФҮ "кайнар линия" телефоны аша алырга мөмкин.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International