8 һәм 10 мартта КФҮ филиалларында - ял көннәре

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү белән бәйле рәвештә күпфункцияле үзәкләрнең филиаллары үзгәртелгән эш режимына күчә.

7 март көнне барлык КФҮ филиалларында эш көне 1 сәгатькә кыскартылды. Казанда Елга аръягы, Мәскәү, Идел буе, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы, Дәрвишләр бистәсе, Совет һәм Көньяк бүлекләре халыкны - 17:00гә кадәр, Яңа Савин бүлеге 19:00гә кадәр кабул итәчәк. Яшел Үзәндә, Түбән Камада, Әлмәттә, Чаллыда, Чистайда, Нурлатта, Бөгелмәдә, Лениногорскида, Азнакайда, Зәйдә, Алабугада, шулай ук Тукай районында "Минем документлар" офислары - 17:00гәчә, калган район филиаллары 18:00гә кадәр эшлиячәк.

8 һәм 10 мартта барлык КФҮдә - ял көннәре.

9 март һәм алдагы көннәр - гадәти режимлы эш көннәре.

Әлеге офисларга барырга җыенсагыз, шушы мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.

КФҮнең эш графигы һәм хезмәтләр исемлеге белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://mfc16.tatarstan.ru

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International