Идеядән гранткача. 11 март көнне Эшкуар йортында социаль проектларны уңышлы гамәлгә ашыру турында сөйләячәкләр

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Социаль проектны ничек уңышлы гамәлгә ашырырга һәм нинди грантларга дәгъва итәргә була? Бу хакта 11 март көнне 17:00 сәгатьтә Эшкуар йортында сәйләячәкләр (Петербург ур., 28) Чараны Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге белгечләре уздырачак.

Семинарда социаль юнәлешле коммерциясез оешма вәкилләре катнаша ала.

Семинар кысаларында заявкалар тутыру мәсьәләләре, аерым алганда, типик хаталар һәм аларны бетерү ысуллары каралачак.

Чарада катнашу - бушлай. Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.

Моннан тыш, теләгән һәммә кеше 25 видеокурс карый һәм методик материаллардан файдалана ала.

Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (843) 222-90-60 (өст.211, 212)

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International