Татарстанның коммерциясез оешмалары Россия Президенты Владимир Путин грантына дәгъва итәргә мөмкин. 2019 елдагы беренче конкурста катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Түбәндәге юнәлешләрдә проектлар финанс ярдәмен алырга мөмкин:
- Социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм яклау;
- Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- Гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм;
- Яшьләр проектларына ярдәм;
- Фән, мәгариф, мәгърифәт өлкәсендә проектларга ярдәм;
- Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә проектларга ярдәм;
- Тарихи хәтерне саклау;
- Кеше һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен яклау, шул исәптән тоткыннарның хокукларын яклау;
- Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау;
- Милләтара һәм динара татулыкны ныгыту;
- Иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм;
- Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү;
- Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм.
Катнашу өчен 15 мартка кадәр түбәндәге сайтта гариза бирергә кирәк: https://президентскиегранты.рф/identity/account/registration.
Кирәк очракта, конкурсантлар түбәндәге адрес һәм телефон буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фондының Cоциаль өлкә инновацияләре үзәге белгечләреннән заявка тутыру буенча консультация алырга мөмкин: Казан, Петербург ур., 28 йорт (Эшкуар йорты) (843) 222-90-60 (өст. 211, 212) яки электрон почта аша: ciss.rt@mail.ru
Әлеге конкурсны Президент грантлары фонды үткәрә. 2018 елда ике конкурс нәтиҗәләре буенча 3500дән артык проект гомуми 7,8 млрд сумлык финанс ярдәме алды.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте