Республика Министрлар Кабинетында социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм мәсьәләләре каралды

2019 елның 17 феврале, якшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның (СЮКО) халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә бүлеп бирелә торган бюджет акчаларыннан файдалана алуын оештыру буенча Координацион совет утырышы узды. Муниципаль районнар белән видеоконференция режимында чара ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә үтте.

ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин СЮКОга ярдәм, дәүләтнеке булмаган (муниципаль булмаган) тәэминатчыларның социаль өлкәдә хезмәтләр күрсәтә алуын тәэмин итү, шушы ук өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәтләрен күрсәтүнең көндәшлекле ысулларын гамәлгә кертү буенча Россия субъектлары рейтингы нәтиҗәләрен белдерде. Моннан тыш, ул Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2018 елга яңа күрсәткечләрне формалаштыру буенча тәкъдимнәре турында сөйләде.

Чара кысаларында шулай ук 2018 елда халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү эшенә йомгак ясалды, дәүләтнеке булмаган (муниципаль булмаган) оешмаларга социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына керү өчен кирәкле шартлар турында әйтелде.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International