Россия Федерациясе Хөкүмәте максатчан күрсәткечләр һәм илкүләм проектларны финанслар ягыннан тәэмин итү турында аналитик мәгълүмат әзерләгән. 2024 елга кадәр гомуми бюджет 25,7 трлн. сумлык бәяләнә. Шул исәптән 13,1 трлн. сумы - федераль бюджеттан, 7,7 трлн. сумы - бюджеттан тыш чыганаклардан, 4,9 трлн сумы төбәк бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
Барлык илкүләм проектлар өч юнәлешкә бүленгән:
· кеше капиталы (демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният), социаль чыгымнарга 5,7 трлн. сум тоту карала.
· тормыш өчен уңайлы мохит (экология, имин юллар, торак һәм шәһәр мохите) - 9,9 трлн. сум.
· икътисадый үсеш (фән, хезмәт җитештерүчәнлеге, кече бизнес, халыкара кооперация һәм экспорт, шулай ук санлы икътисад) - 10,1 трлн. сум.
Аналитика материаллары белән Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында танышырга мөмкин:
http://static.government.ru/media/files/p7nn2CS0pVhvQ98OOwAt2dzCIAietQih.pdf
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте