Россиянең Пространство үсеше стратегиясе расланды

2019 елның 15 феврале, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 13 февралендәге 207-р номерлы боерыгы белән 2025 елга кадәр Россия Федерациясенең Пространство үсеше стратегиясе расланды. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Ул - территориаль принцип буенча максатны ачыклап, аңа ирешү кысаларында стратегик планлаштыру документы.

Россия Федерациясенең пространство үсеше максаты - халыкның тормыш дәрәҗәсендә һәм сыйфатында төбәкара аермалыкларны киметүгә, икътисадый үсеш һәм технологик камилләшү темпларын тизләтүгә, шулай ук илкүләм куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлтелгән Россия Федерациясе тотрыклы һәм баланслы пространство үсешен тәэмин итү.

Стратегиядә Россия пространство үсешенең принциплары, өтсенлекләре һәм төп юнәлешләре, пространство үсеше сценарийлары, икътисадый үсешнең перспектив үзәкләре, макротөбәкләр, Россия Федерациясе субъектларының перспектив икътисадый белгечлекләре, Россия пространство үсешенең максатчан күрсәткечләре бигеләнгән.

Стратегия кысаларында магистраль транспорт, энергетика, мәгълүмат-телекоммуникация инфраструктурасыннан һәркем файдалану алуны һәм аларның сыйфатын арттыру, Федерация субъектларының социаль-икътисадый үсешендә төбәкара дифференциация дәрәҗәсен кыскарту, төбәк эчендәге социаль-икътисадый аермалыкларны киметү, икътисадый үсешнең перспектив үзәкләрен социаль-икътисадый үстерү хисабына Россиянең географиясен киңәйтү, икътисадый үсешен, фәнни-технологик һәм инновацион камилләшүен тизләтү һәм башка юнәлешләр күздә тотыла.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә, мәнфәгатьле федераль башкарма хакимият органнары белән берлектә 3 ай вакыт эчендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Стратегияне гамәлгә ашыру планы проектын кертергә кирәк.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International