Үзмәшгульләрне бизнеска өйрәтәчәкләр һәм аларга ярдәм күрсәтеләчәк

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Корпорация МСП  кредит оешмалары белән берлектә үзмәшгуль гражданнарга кредит һәм гарантия ярдәмен күрсәтүне күздә тоткан махсус продукт булдырачак. Бу хакта бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Бүген Татарстанда 2 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән. Теркәлү һәм салым түләү процедурасы гадиләштерелгән. "Минем салым" мобиль кушымтасы эшләнгән, аның ярдәмендә барлык операцияләрне башкарырга мөмкин.

Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан Хезмәт министрлыгы белән берлектә алга таба бизнес-планнарны гамәлгә ашыруга субсидияләр бирүне күздә тоткан укыту курсы гамәлгә ашырыла инде.

Шунысын әйтергә кирәк, әгәр проект уңышлы икән, үзмәшгуль ИП яки ҖЧҖ статусына күчә һәм хезмәткәрләр яллый ала. Шул рәвешчә аңа, кече һәм урта эшкуарлык субъекты буларак, дәүләт ярдәмен алу өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.

Хәзерге вакытта Россия Икътисадый үсеш министрлыгы үзмәшгульләр өчен дәүләт  ярдәмен күрсәтү чаралары буенча методик рекомендацияләр эшли. Үзмәшгуль гражданнарга, шул исәптән илкүләм проект кысаларында төзелүче "Минем бизнес" үзәкләрендә консультация һәм белем бирү өлкәсендә ярдәм буенча чаралар комплексын эшләү ниятләнә.

Яңа салым режимын гамәлгә ашыру кысаларында быел ук 60 меңнән артык үзмәшгуль татарстанлыны теркәү бурычы тора.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International