Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру инвестиция проектларын тормышка ашыруга булышачак һәм хезмәт җитештерүчәнлеге буенча дөнья лидерларыннан калышуны киметәчәк

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

47 федераль проектны гамәлгә ашыруга өч ел дәвамында 48,5 млрд сум күләмендә бюджет акчалары юнәлтеләчәк, шул исәптән 34,3 млрд сумы - федераль бюджеттан. Бу хакта бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Ул бүгенге көндә федераль министрлыклар белән 34 килешү төзелгәнлеген белдерде. Калганнары якын арада имзаланачак. "Фән" һәм "Санлы икътисад" юнәлешләре буенча төбәк проектларын гамәлгә ашыру буенча килешүләр, кирәкле оештыру һәм конкурс чараларын уздырганнан соң, быелның апрелендә төзеләчәк. Икътисад министрлыгының бурычы - республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашырудан максималь нәтиҗәгә ирешү өчен, аларның үтәлешенә мониторингны һәм синхронлаштыруны тәэмин итү. "Моннан тыш, без республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен җаваплы булып торабыз", - дип дәвам итте министр, Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре ягыннан эшкуарлыкка җитди ярдәм булуын ассызыклап.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International