Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин бүген видеоэлемтә ярдәмендә Татарстан Икътисад министрлыгы белән ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2024 елга кадәр илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга багышланган йомгаклау коллегиясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
Ул билгеләп үткәнчә, безнең ил хәзер яңа үсеш этабына керә һәм былтыр май Президент Указы нигезендә амбициоз илкүләм максатлар куелды. "Дәүләт советы былтыр үз эшендә Россия төбәкләре үсеше өчен төп 15 индикаторны билгеләде. Аларның зур өлеше - инвестицияләр динамикасы, мәшгульлек үсеше, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык сегментында, хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше белән бәйле икътисадый индикаторлар. Безнең бурыч - сезнең белән бергә максатчан индикаторларны билгеләү, ә иң мөһиме - әлеге максатларга ирешүдә адымнарны ачыклау", - дип белдерде М.Орешкин.
Якын арада илкүләм проектларга ярашлы рәвештә Татарстан Республикасының үсеш юллары билгеләнәчәк. Төп бурыч - илкүләм үсеш максатларына һәм республика алдында төп 15 индикатор буенча куелган нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешү. "Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәкләренең берсе буларак, Татарстан өчен гаять амбициоз максатлар куелачак, ләкин катлаулы бурычларны хәл итү кызыклырак та бит", - диде ул.
Федераль министр билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Россия алга хәрәкәтне дәвам итәргә һәм куелган бурычларга ирешергә тиеш.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте