Татарстанлының спорт гимнастикасы студиясен төзү буенча бизнес-идеясе Социаль проектларга ярдәм фондының IV Акселерация программасына сайлап алынды. Хәзер Мәскәүдә укуларның беренче этабы старт алды. Акселерация тәҗрибәле трекерлар ягыннан проектларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Программа 17 апрельдә потенциаль партнерлар һәм инвесторлар каршында иң яхшы проектларны тәкъдим итү белән тәмамланачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, үткәрелгән акселераторлар программага ихтыяҗ булуын һәм аның нәтиҗәлелеген күрсәтте. Аларның нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар үз керемнәрен 2,5 тапкыр арттыра, клиентны җәлеп итүгә чыгымнарны 70%кача киметә. Программада катнашу файдалы контаклар челтәрен шактый киңәйтергә, ташламалы финанслау җәлеп итү мөмкинлеген алырга булышлык итә.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте