Татарстан Республикасы ТР Дәүләт заказы агентлыгы 2018 елгы "Бөтенроссия мактау китабы" Федераль реестрына кертелгән. Бу аның илдәге иң яхшы оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр исәбендә булуын аңлата.
ТР Дәүләт заказы агентлыгы эше нәтиҗәлелегенең бер күрсәткече билгеләнгән финанслау лимитлары кысаларында тулы күләмдә дәүләт (муниципаль) заказын үтәү булган. Оешма территориянең cоциаль-икътисадый үсешенә һәм үз тармагының нәтиҗәлелеген арттыруга булышлык итә, дип билгеләп үтелгән.
"Бөтенроссия мактау китабы" Федераль реестры - мәгълүмат реестры. Мәгълүматлар базасы төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары белән берлектә формалаштырыла. Оешманың Мактау китабында катнашуы хакимият органнары тарафыннан аның эшлекле абруен раслауны аңлата.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте