Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Әлмәт районында махсус икътисадый зона төзүгә заявка әзерләү мәсьәләләре каралды. Чарада тармак министрлыкларының һәм мәнфәгатьле оешмаларның вәкилләре катнашты.
Проект эшкуарлык эшчәнлегенең өстенлекле шартлары булган территория булдыруны күздә тота. Беренчел этапта 300 гектардан артык мәйданлы җир кишәрлегендә газ-химия кластерын төзү планлаштырыла. Аның нигезе малеинлы ангидрид (50 мең тонна күләмдә) һәм полипропилен (елына 572 мең тонна) җитештерү предприятиеләре булачак. Газ эшкәртүнең әлеге продуктлары киң линейка тауарлар җитештерү өчен чимал булып тора, ә бу исә кече һәм урта эшкәртүче предприятиеләрне үстерүгә булышлык итә.
Проектларны уңышлы гамәлгә ашыруның иң мөһим факторлары булып чимал һәм өстенлекләр булу тора. Әлмәт агломерациясе территориясендә иярчен нефть газын һәм киң фракциядә җиңел углеводородларны эшкәртү гамәлгә ашырыла. МИЗ төзү газ-химия кластеры төзелешенә гомуми суммасы 80 млрд сумнан артык күләмдә инвестицияләр җәлеп итәргә, өстәмә эш урыннары булдырырга, республика тулаем төбәк продуктына саллы өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Беренчел этапта гомуми 10,1 млрд сум күләмендә 13 инвестиция проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, аларның инициаторлары - район предприятиеләре, аерым алганда, "Татнефть" ГАҖ, "Әлмәт торба заводы" АҖ, "Алнас" ҖЧҖ.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте