"Лизинг-гарант" программасы буенча дәүләт ярдәме 340тан яңа эш урыны булдырачак

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

2018 ел азагында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм буенча чираттагы программа гамәлгә куелды: "Җиһазга лизингны үстерү: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы шартнамәсе («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») буенча беренче кертемне (аванс) түләүгә чыгымнарын субсидияләү".

Әлеге программа ташламалы шартларда лизинг механизмы аша кече һәм урта эшкуарлык субъектларының төп чараларын яңартырга һәм модернизацияләргә мөмкинлек бирә.

Программаны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы оешма - "Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге" дәүләт казна учреждениесе гамәлгә ашырды.

2018 елның 10 октябреннән 13 ноябренә кадәрге чорда эшкуарлардан 598 гариза алынды, аларның 216сы сайлап алу комиссиясенә каралуга кертелде.

Конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча 85 эшкуар гомуми 150 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме алды. Агымдагы елда бу 340тан артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирер дип ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International