Бүген Казанда Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының Административ советы һәм Идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты. Ул Татарстанда 2019-2024 елларда гамәлгә ашыру ниятләнгән проектларны тәкъдим итте. Алар эшкуарлыкны популярлаштыруга, фермерларга ярдәм челтәрен төзү һәм авыл кооперациясен үстерүгә, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясенә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының финанс ярдәменнән файдалана алу мөмкинлегенә (шул исәптән ташламалы финанслау) һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен шартларны яхшыртуга юнәлтелгән.
Әлеге проектларны гамәлгә ашыру "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Россия Президенты Указында каралган максатларга, күрсәткечләргә һәм нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте