Бүген "Татар-информ" МА матбугат конференциясендә КФҮнең яңа хезмәтләре турында сөйләделәр

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы күпфункцияле үзәкләрендә бүген халыкка 150 артык төрле хезмәт күрсәтелә. Бу хакта "Татар-информ" МА булып узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм "Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова җавап бирде.

Айрат Шәмсиев билгеләгәнчә, 2018 елда Бердәм белешмә хезмәте эшли башлаган. Хәзер барлык сораулар белән КФҮ колл-үзәгенә теләсә кайсы көндә (якшәмбедән тыш) 222-06-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ноябрьдән башлап мөрәҗәгать итүчеләргә документларның әзерлеге турында смс-хәбәр ителә башлаган. Яңалыклар сыйфатында икътисад министры урынбасары шулай ук мөрәҗәгать итүчеләргә урынга чыгу юлы белән хезмәтләр күрсәтү эшен дә билгеләп узды.

Ленара Мозаффарова сөйләгәнчә, быел Салым хезмәтенең 10 яңа төре өстәлгән, алар буенча гражданнар гаризаны КФҮ аша тапшыра ала. Болар милекчелек объектларына карата салым ташламалары алу, салым түләүченең шәхси кабинетын ачу, ташламалы җир кишәрлеген сайлау, керемнәр турында декларация тапшыру буенча хезмәтләр һ.б.

2018 ел дәвамында 10 елга биометрик чит ил паспортын рәсмиләштерү буенча ЭЭМ тагын бер хезмәтен күрсәтүне оештыру эше уздырылган. Хәзерге вакытта гражданнар мондый чит ил паспортын рәсмиләштерү өчен Казанның Идел буе КФҮ бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Декабрь азагына кадәр республиканың тагын 8: Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләрендә кабул итү башланган.

КФҮ эшендәге яңалыкларның тагын берсе Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән үзгәрешләргә бәйле. Спикерлар хәбәр иткәнчә, физик затларга торак йортларны һәм дача йортларын төзүгә яки үзгәртеп коруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт гамәлдән чыгарылган. Аның урынына хәзер муниципаль хакимият органына төзелешне башлау турында хәбәр тапшыру (КФҮ аша) күздә тотыла, аның нәтиҗәсе буларак гражданинга төзелеш объектының билгеләнгән параметрларга җавап бирүе турында бәяләмә бирү, ә аннан соң төзүне тәмамлау турында хәбәр итү тора.

2018 елда аерым хезмәтләргә карата документларны комплекслы гарызнамә кысаларында тапшыру гамәлгә кертелгән, бу вакытта мөрәҗәгать итүче бер гаризаны берничә хезмәт өчен тапшыра, бу исә кабул итү вакытын шактый киметә.

2019 елда тагын үзгәрешләр көтелә. 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап КФҮдә гражданнарга белешмә формасында аларның пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә кертелүе турында хәбәр итү хезмәтен күрсәтү планлаштырыла.  Айрат Шәмсиев билгеләгәнчә, әлеге документ пенсия алды яшен раслаячак һәм пенсиядәгеләргә кагыла торган коммуналь хезмәтләргә түләүдә ташламалар, салым, социаль яклау ташламалары алу мөмкинлеген бирәчәк.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International