"ЛИЗИНГ-ГАРАНТ" программасы буенча ярдәм күрсәтү өчен Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе нәтиҗәләре чыгарылды.
Субсидия алучылар исемлеге белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/protokol-komissii-po-otboru.htm
Субсидия алу өчен җитәрлек балл җыйган һәм бюджет акчалары лимитлары чикләренә кергән мөрәҗәгать итүчеләргә "Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге" ДКУ кирәкле документларны тапшыру һәм субсидияләр бирү турында шартнамә төзү өчен кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белешмәләр өчен телефоннар:
+7 (843) 236 29 73 (Юридик бүлек),
+7 903 305-34-45 (Гомуми бүлек),
+7 (843) 236 29 73 (Икътисадый һәм финанс анализы бүлеге).
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте