17 декабрьдә Римда Россия һәм итальян бизнесын үстерү мәсьәләләре каралачак

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Электрон сәүдәне үстерү, "акыллы шәһәр" технологияләре, таможняда җайга салу. 17 декабрьдә Римда узачак Россия-Италия бизнес-форумында эшкуарлык өлкәсендә шактый гына мәсьәләләр тикшереләчәк.

Чарада ике дәүләтнең кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, профильле үсеш институтлары, шулай ук төрле бизнеска ярдәм инфраструктурасы оешмалары һәм эшкуарлык берләшмәләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Форум Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы теләктәшлегендә икътисадый, сәнәгый һәм валюта-финанс хезмәттәшлеге буенча Россия-Италия советының 26нчы сессиясе кысаларында узачак.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International