Кара, төсле металл ватыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген гамәлгә ашыручы яки моның белән шөгыльләнергә теләүчеләр семинарда катнаша ала. "Төсле металл ватыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген гамәлгә ашыруга карата мәҗбүри таләпләр: стандарт хокук бозулар, кисәтү" темасына чара 13 декабрь көнне 16:30 сәгатьтә Татарстан Икътисад министрлыгында (каб 429) узачак.
Бизнес вәкилләре белән очрашуда әлеге эшкә карата лицензия таләпләре, металл ватыклары әзерләүне контрольдә тоту үзенчәлекләре, аеруча еш булган хокук бозулар һәм аларны бетерү ысуллары турында сөйләячәкләр.
Фикер алышу өчен башка сорауларны түбәндәге электрон адреска юлларга мөмкин: nadezhda.gornovskaya@tatar.ru.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте