Казанда укыту семинарында республика кешеләрен социаль эшкуарлык нигезләре һәм бизнес-идеяләрне үстерү этаплары белән таныштырачаклар. Белем бирү тренингы 5 декабрьдә 16:00 сәгатьтә "УНИКС" КФУ мәдәният-спорт комплексында узачак. Анда катнашучыларга социаль бизнес предприятиесен төзү нигезләре һәм аның тотрыклылыгы критерийләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм коммерциясез оешмаларга ярдәм чаралары, проектлар өчен финанс һәм башка ресурсларны җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.
Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: https://innovationdevelopment2.timepad.ru/event/833517/
Мондый семинарлар айның һәр беренче чәршәмбесендә үткәреләчәк.
Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Cоциаль өлкә инновацияләре үзәге (Икътисад министрлыгы) һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 233-72-87
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте