Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы каршындагы Интеллектуаль милекчелек мәсьәләләре советының киңәйтелгән утырышында доклад белән чыгыш ясады, чараны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко уздырды.
Утырышта Россия Федерациясе субъектларында төбәк брендларын теркәү буенча совет эшенә йомгак ясалды, шулай ук Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә эшләнгән төбәкләр өчен интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокуклар белән идарә итү буенча киңәшләр җиткерелде.
Министр чыгышы Татарстан Республикасында интеллектуаль милекчелек базарын үстерү программасын гамәлгә ашырганда эш тәҗрибәсенә һәм ирешелгән нәтиҗәләргә багышланган иде.
Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Сергей Горьков әлеге юнәлешне үстерүдә Татарстан Республикасының югары дәрәҗәле һәм системалы эшен билгеләп үтте.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте