7 декабрьдә Чаллы эшкуарларына бизнес-процессларны оптимальләштерү мәсьәләләре буенча консультация биреләчәк

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Бизнес-процессларны оптимальләштерүне нәрсәдән башларга? Мотивацияләүнең дөрес стратегиясен ничек оештырырга? Клиент чынлыкта нәрсә сатып ала? 7 декабрь көнне Чаллы эшкуарлары бизнес үсешенең шушы һәм башка сорауларына җавап алачак. Автокаланың ИТ-паркында 14.00 сәгатьтә "Сыналган бизнес" проекты кысаларында семинар булачак.

Катнашучыларның сорауларына түбәндәгеләр җавап бирәчәк:

- Татьяна Капитальная, эшкуар, ICBТ халыкара мәктәбенең сертификатлы бизнес-тренеры, линейкалы идарәчеләргә кандидатлар сайлап алганда идарәи күнекмәләрне автоматлаштырылган рәвештә бәяләү авторы;

- Дмитрий Долгов, эшкуар, "КУЭ корпорациясе" ААҖнең сертификатлы бизнес-тренеры.

Моннан тыш, Чаллы халкы "Сыналган бизнес" интернет-ресурсының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге белгечләреннән дә консультация ала алачак.

Чарада катнашу - бушлай. Сайтта алдан теркәлү таләп ителә: https://tpg.timepad.ru/event/866106/

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International