Казан, Әлмәт һәм Лаеш – гыйнвар-октябрь айларында социаль-икътисадый үсеш рейтингында лидерлар

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар-октябрь айлары өчен муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча рейтинг әзерләде.

Алдынгы позицияләрне Казан, Әлмәт һәм Лаеш яулады.

Апас районы уңай нәтиҗәләр күрсәтте. Ул 8 позициягә күтәрелде, Әтнә районы - 7, Кукмара - 6. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек санының кимү дәрәҗәсенә, үзеңдә җитештерелгән товарларны төяп озату күләменең артуына, эксплуатациягә кертелгән торак йортларның гомуми мәйданы артуга бәйле.

Халыкның җан башына исәпләгәндә төяп озатылган продукция күләме республика буенча уртача алганда 591,71 мең сум тәшкил итә. Муниципаль берәмлекләр арасында әлеге күрсәткеч буенча иң югары нәтиҗәләр Әлмәт (3716,91 мең сум), Түбән Кама (1739,20 мең сум) һәм Яңа Чишмә (1354,32 мең сум) районнарында.

2018 елның 1 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,48% тәшкил итә. 32 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән. Эшсезлекнең иң аз дәрәҗәләре Лаеш (0,14%), Актаныш (0,16%) һәм Буа (0,22%) районнарында теркәлгән.

2018 елның гыйнвар-октябрь айларында Татарстан Республикасында халыкның җан башына исәпләгәндә торакның гомуми мәйданыннан 0,50 кв. метр торак эксплуатациягә кертелгән. Торакның иң күп мәйданы Питрәч (3,602 кв. метр), Тукай (2,227 кв. метр) һәм Лаеш (2,192 кв. метр) районнарында кертелгән.

Рейтинг белән тулырак итеп министрлык сайтында танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2018-godu.htm.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International