"Лизинг-грант" программасы буенча дәүләт ярдәмен алуга заявкалар кабул итү вакыты 9 ноябрьгә кадәр озайтылды

2018 елның 26 октябре, җомга

"Лизинг-грант" программасы буенча субсидия алуга Татарстан эшкуарларын сайлап алуда катнашу өчен заявкаларны кабул итү вакыты 9 ноябрьгә кадәр озайтылды. 

Кече һәм урта бизнес субъектларыннан документлар эш көннәрендә 9.00 сәг. алып 18.00 сәгатькә кадәр (җомгадан тыш – 9.00-16.45 сәгатьләрдә) Казандагы ике адрес буенча кабул ителә:

- Петербург урамы, 28, 1 кат (Эшкуар йорты);

- Мәскәү урамы, 55, 125 кабинет ("Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге" ДКУ).

Эш көне булып саналмаган бәйрәм көннәрендә (5 һәм 6 ноябрьдә) заявкалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Мәскәү урамы, 55.

"Лизинг-грант" программасы – субсидия формасында дәүләт ярдәме (техника яки җиһаз сатып алуга лизинг шартнамәсе буенча аванс түләүләренең бер өлешен түләү, конкурс нигезендә бирелә).

Субсидияләр түбәндәгеләргә бирелә:

1. Эш башлап җибәрүче  (теркәлү вакыты 1 елдан азрак булган) эшкуарлык субъектларына лизинг шартнамәсе суммасының 45%ы күләмендә, ләкин 1 млн сумнан артык түгел;

2. Гамәлдәге (теркәлү вакыты 1 елдан артык булган) эшкуарлык субъектларына лизинг шартнамәсе суммасының 30%ы күләмендә, ләкин 3 млн сумнан артык түгел.

Конкурс аша сайлап алуда җиңү яулаучыга тотылган чыгымнарның бер өлешен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы компенсацияли.

"Лизинг-грант" программасы буенча кирәкле консультацияне кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин: 524-90-90.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International