26 октябрьдә "Московский" күпфункцияле үзәге филиалы (Коләхмәтов ур., 25 йорт, 1 корп.) документларны кабул итмәячәк. Бу трансформатор ярдәмче станциясендә планлы эшләрне үткәрү өчен электрны өзү белән бәйле. Кирәк очракта, Гагарин урамы, 103 йорт адресы буенча урнашкан якындагы "Минем документлар" офисына (Күпфункцияле үзәкнең Зареченский филиалы) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Калган көннәрдә "Московский" филиалы штатлы режимда эшләячәк.
Күпфункцияле үзәкнең ("Минем документлар" офислары) эш графигы, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин. http://mfc16.tatarstan.ru/
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте