"Перезагрузка" форумына журналистларны аккредитацияләү дәвам итә

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

26 октябрьдә Казанда – "Татнефть-Арена" боз сараенда эшкуарлык компетенцияләрен үстерү буенча "Перезагрузка 2.0" форумы узачак. Бизнесменнар өчен иң зур чараларның берсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак. Яр Чаллы Ай-Ти паркында туры эфирдан трансляция узачак. Форумда катнашучыларның гомуми күләме 9000 тирәсе кеше булыр дип планлаштырыла.

Чараның максаты – Россия икътисадын һәм бизнесын яңа дәрәҗәгә чыгару. Форум интенсив укыту форматында 1 көн барачак – Россия бизнесының иң уңышлы вәкилләре һәм спикерлар чыгыш ясаячак, алар үз эшеңне булдыру һәм аны алга этәрү өлкәсендә уникаль тәҗрибә белән уртаклашачак.

Чарага журналистларны аккредитацияләү Aygul.Amirova@tatar.ru электрон почтасы буенча уза, шулай ук  8 950 323 47 07 номерына WhatsApp аша хәбәр җибәрергә мөмкин. Ф.И.А., туу датасын һәм ММЧ исемен күрсәтергә кирәк. Аккредитация 25 октябрьдә, 12.00 сәгатьтә тәмамлана.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International