Татарстанның 5 меңнән артык эшкуары "Перезагрузка" форумына теркәлгән инде

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

«Перезагрузка» бизнес-форумында катнашуын 5 меңнән артык татарстанлы раслады. Бу юлы ул Казанда һәм Яр Чаллыда 26 октябрьдә узачак. Бер көн эчендә республикада яшәүче 9 мең кешене бизнесны грамоталы алып барырга өйрәтәчәкләр. Уңышлы лидерлардан Казанда Татнефть Аренада (теркәлү башланды инде, 5000 билет броньланган) һәм Яр Чаллы Ай-Ти паркында белем алырга була, анда турыдан-туры эфирда трансляция булачак. Теркәлү https://kazanperezagruzka.ru/. сайтында ачык. Форум 1 көн интенсив укыту форматында дәвам итәчәк - Россия бизнесының иң уңышлы вәкилләре һәм спикерларлары чыгыш ясаячак, алар үз эшләрен булдыру һәм алга этәрү өлкәсендә уникаль тәҗрибә белән уртаклашачак.

Эшкуарлыкны укыту һәм ярдәм күрсәтү – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларның берсе. Бүген кече һәм урта эшкуарлык – икътисад һәм хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенең төп факторы, дип саный икътисад министры Фәрит Габделганиев: «Мәгълүмат һәм белем бирү мәйданнарына керү эшкуарлык индустриясенең нигезе булып тора. Без иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнергә һәм гамәлгә кертергә, хәзерге дөньяда барган үзгәрешләрне күзәтеп торырга һәм аларда катнашырга планлаштырабыз». Оештыручылар бизнесменнар арасында да, яңа уенчылар арасында да зур кызыксыну уятуын билгеләп үтә.

Интенсив-форумның миссиясе – грамоталы эшкуарлык компетенцияләренә нигезләнгән бизнес җәмәгатьчелек эшчәнлеге булдыру.

Спикерлар арасында: Гарретт Джонстон – стратегик маркетинг буенча халыкара белгеч; Радислав Гандапас – Россиянең иң титуллы бизнес-тренеры; МАТЧ-ТВ телеканалының генераль продюсеры Тина Канделаки; Алексей Воронин - киләчәкнең технологик трендлары һәм маркетингы буенча эксперты; Дмитрий Юрков – Synergy Digital генераль директоры; Григорий Аветов – «Синергия» Бизнес Мәктәбе ректоры һәм башкалар. Махсус форматта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның чыгыш-интервьюсы.

Бизнес индустриянең төп 4 блогын үз эченә алачак форум программасы ярдәмендә катнашучылар маркетинг һәм дизайн өлкәсендә яңа технологияләр, брендны алга җибәрү тенденцияләре, аналитика белән эшләү һәм CRM-системаларны көйләү өлкәсендә яңа технологияләр турында белә алачак. Шулай ук алынган белемнәр нигезендә, форумда катнашучылар үз бизнесы өчен сату системасының шәхси алгоритмын булдыра алачак.

Перезагрузка нон-стоп режимында сәгать 10.00 нан 19.00 га кадәр төшке аш һәм кофе-брейкка тәнәфессез бер көн дәвам итәчәк.

Чараның сайты: http://kazanperezagruzka.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International