2018 елның 31 октябреннән 2 ноябренә кадәр Казан шәһәрендә «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» IV Халыкара конференциясе (алга таба - Конференция) узачак. Чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, «РВК» АҖ, «Югары икътисад мәктәбе» ФТУ ярдәмендә «ИННОКАМ» ассоциациясе оештыра.
Адресы: Казан шәһәре, Николай Ершов урамы, 1А, (Корстон КСКАК).
Конференция дүртенче тапкыр уздырыла, бу елда чара кластерлар, инновацияләр һәм TCI Network* конкурентлылык сәләте буенча глобаль белгечләр челтәре химаясе астында уза.
Конференциядә катнашу өчен федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары вәкилләре, инновацияле һәм Кластер сәясәте уңышлы гамәлгә ашырыла торган Россия төбәкләре җитәкчеләре, федераль һәм региональ үсеш институтлары вәкилләре, кластер оешмалары, предприятиеләр, инновацияле инфраструктура объектлары, әйдәп баручы университетларның җитәкчеләре, Россия һәм чит ил экспертлары чакырылган иде.
Конференция кысаларында бүгенге көндә милли проектларны гамәлгә ашыруга, төбәкләрнең көндәшлеккә сәләтлелек дәрәҗәсен күтәрүгә, илдә кластер сәясәтен гамәлгә ашыруга бәйле иң актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла.
Конференция программасы халыкара хезмәттәшлекнең төрле аспектларын, шул исәптән ЕАЭС, АТЭС һәм ЕС киңлекләрендә кластерларларның уңышлы тәҗрибәләрен үз эченә ала. Дискуссияләрдә Евразия икътисадый комиссиясе, TCI Network, Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлеге икътисады экспертларының катнашуы планлаштырыла.
Шулай ук Конференция кысаларында республиканың инновацион инфраструктурасы объектларына турлар (танышу сәфәрләре) оештырылачак.
Актуаль программа, конференциядә катнашучыларны теркәү тәртибе һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен элемтәләр www.clusters2018.ru сайтында урнаштырылган.
Элемтә өчен җаваплы зат Селихова Анастасия, «ИННОКАМ» ассоциациясенең халыкара хезмәттәшлекне үстерү хезмәте җитәкчесе, тел. +7 950 3109205.
______________________________
* TCI NETWORK, Барселона, Испания – кластер сәясәтендә һәм югары технологияле компанияләрнең конкурентлылык сәләтен үстерү өлкәсендә компетенцияләре булган төп оешмаларның һәм белгеч-тәҗрибәчеләрнең әйдәүче глобаль челтәре булып тора. TCIгә 110 дан артык илдә үсеш агентлыкларыннан, хөкүмәт ведомстволарыннан, кластер оешмаларыннан, фәнни учреждениеләрдән, компанияләрдән һәм күпьяклы оешмалардан 9000гә якын белгеч-тәҗрибәче керә. Оешмага 1998 елда нигез салына, хөкүмәтнеке булмаган коммерциясез оешма булып тора.