Иртәгә Казанда төбәк компанияләрен финанслау һәм үстерү өчен яңа мөмкинлекләр турында фикер алышачаклар

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 19 октябрендә Казанда 11.00-13.30 сәгатьләрдә Korston Club Hotel отеленең "Шостакович" залында (Казан, Николай Ершов ур., 1А) "Астана" халыкара финанс үзәге: төбәк компанияләрен финанслау һәм үстерү өчен яңа мөмкинлекләр" конференциясе булачак. Конференция эшендә ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнаша. Финанс базарындагы әйдәп баручы экспертлар һәм бизнес вәкилләре тышкы финансларны тәэмин итүнең яңа мөмкинлекләре турында сөйләшәчәк.

Түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алышачаклар:

• Банктан займнар vs. IPO: урта бизнес өчен тышкы финанс җәлеп итүнең оптималь коралы нинди?
• Рубльнең волатильлеге: займ акчаларын кайсы валютада җәлеп итү яхшырак?
• Биржа һәм биржаныкы булмаган финанс механизмнары: Россиядәге урта бизнеска ни өчен АХФҮ барырга кирәк?
• Идеаль инвестор: кем ул? "Астана" халыкара финанс үзәге мәйданчыгында эшләүче халыкара инвесторлар арасыннан Россия бизнесына хезмәттәшлекнең иң яхшы шартларын кем тәкъдим итәр?
• Проектлар кытлыгы һәм ликвидлык буенча профкытлык - дөреслекме яки уйдырмамы?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International