Татарстан журналистлары "Россиядә эшкуарлык: тарихы, проблемалары, уңышлары" иҗат конкурсында катнашу өчен чакырыла

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

"Россиядә эшкуарлык: тарихы, проблемалары, уңышлары" VII Россиякүләм конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Конкурста федераль һәм региональ басма матбугат, интернет-ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, федераль һәм региональ радио- һәм телекомпанияләрнең журналистлары, блоггерлар, шулай ук рәссамнар һәм фотографлар катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:

- Телекомпания эфирында эшкуарлык турында материал;

- Радиокомпания эфирында эшкуарлык турында материал;

- Басма матбугатта, интернет-ММЧда, мәгълүмат агентлыгы сайтында яки блоггерлык өлкәсендә эшкуарлык яки инвестиция климаты турында материал;

- Эшкуарлык яки инвестиция климаты темасына иллюстрация;

- "Сәнәгать өчен кадрлар" темасына иллюстрация;

- Россиядә социаль эшкуарлыкны үстерү темасына материал;

- Россиядә остазлык темасына материал.

Конкурска авторларның фәкать оригиналь мәкаләләре, теле һәм радиосюжетлары, иллюстрацияләре һәм фотографияләре тапшырылырга мөмкин. Материаллар (сюжетлар) 2018 елның 20 октябренә кадәр бастырылган (урнаштырылган) булырга тиеш.

Конкурста катнашу өчен 20 октябрьдән соңга калмыйча  https://asi.ru/konkurs/smi/2018/add/  сайтында теркәлергә һәм хезмәтләрне җибәрергә кирәк. Иң яхшы мәкаләләрнең, теле- һәм радиосюжетларның авторлары 2018 елның декабрендә билгеле булачак.

Әлеге конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын Россия Федерациясендәге эшкуарлык һәм инвестиция климаты тематикасына, бизнес вәкилләре уңышларына җәлеп итү, әлеге тема буенча кызыклы актуаль журналистика эшләрен ачыклау максатында уздырыла. Оештыручысы булып Яңа проектларны күрсәтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы (Мәскәү) чыгыш ясый.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International