Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы "Лизинг-гарнт" программасы буенча субсидияләр формасында дәүләт ярдәмен күрсәтү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алуда катнашу өчен заявкалар кабул ителүе турында хәбәр итә.
Сайлап алуда катнашу өчен заявкаларны кабул итү "Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аларны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге" дәүләт казна учреждениесе тарафыннан 2018 елның 10 октябреннән 02 ноябренә кадәр, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү вакыты белән 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көнне 9.00-16.45 сәгатьләрдә гамәлгә ашырыла, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Петербург ур., 28 й. һәм Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., 125 нче кабинет.
Сайлап алу тәртибе, аның нәтиҗәләрен игълан итү сроклары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.06.2013 №416 карары (29.09.2018 №876 редакциясендә) нигезендә гамәлгә ашырыла.
Консультацияләр өчен кайнар линия телефоны: +7 843 524-90-90