2018 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева рәислегендә "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" коммерциясез партнерлыгы" ассоциациясенең Коллегия утырышы булды.
Утырыш эшендә "ИННОКАМ" коммерциясез партнерлыгы" ассоциациясе коллегиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кластерлы үстерү һәм кооперация үзәге җитәкчесе в.б. А.Ф, Гарәпшин, "Форд Соллерс Холдинг" ҖЧҖ дәүләт органнары белән багланышлар департаменты җитәкчесе Л.Ф.Оболонская, "КНИТУ" ЮББ ФДБМУ "Химия технологиясендә инноватиклар" кафедрасы мөдире Д.Ш. Солтанова, шулай ук "ИННОКАМ" ассоциациясе әгъзалары булып торучы предприятиеләрнең вәкилләре катнашты.
Утырышта катнашучылар "ИННОКАМ" ассоциациясенең Инновацияләрне үстерү хезмәте җитәкчесе А.А. Карташованың "Инноскоп" Россия ачык инновацияләр үзәге" проектын эшләү һәм эшләтеп җибәрү турында мәгълүматын тыңлады.
"Югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-парк" технопаркы" ДАУ коммерция һәм маркетинг буенча директоры О.А.Митюнин ИТ-парк тәҗрибәсен исәпкә алып, Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында югары технологияле тармакларны үстерү киләчәге турында хәбәр итте.
Утырыш кысаларында Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре мәнфәгатьләрендә Катализаторларга тест уздыру буенча контракт лабораториясе булдыру турында доклад белән "Технологияләр трансферы үзәге" ҖЧҖ генераль директоры М.С. Бондарь чыгыш ясады.
Коллегия әгъзалары һәм утырышта катнашучылар "Сәнәгый куркынычсызлык" ҖЧҖ компаниясенең Яр Чаллыда "1,0дән 32,0 тоннага кадәр йөк күтәрүче планетар-циклоид редукторлы инновацияле электр тельферларын серияләп җитештерә башлау"; АСИҮТ резиденты буларак Яр Чаллы шәһәрендә "Кран күчерү механизмының мотор-редукторларын серияләп җитештерә башлау" проектларын карады һәм алар хакында фикер алышты, шулай ук "Прототиплаштыру һәм үзебезнең ил робот техникасын кертү үзәге" АҖ үстерү перспективалары турында мәгълүмат тыңланды.