"Алабуга" МИЗда үсемлекләр өчен "Grodan" субстратлары чыгару буенча яңа эш тармагы эшли башлады

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә үсемлекләр өчен "Grodan" субстратлары чыгару буенча яңа эш тармагын эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Производствоны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россиядә Дания вәкиле Карстен Сендергорд, "ROCKWOOL International" өлкән вице-президенты Томас Келлер, "ROCKWOOL Russia" генераль директоры Марина Потокер, Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.  

Завод Даниянең хәзерге "Алабуга" МИЗ резиденты – җылылык изоляциясе җитештерүче "Rockwool" компаниясе тарафыннан төзелгән. Проектка 500 млн сумнан артык инвестиция кертелгән. Әлеге предприятиене эшләтеп җибәрү импорталмаш бурычын хәл итәчәк, чөнки бүгенге көндә әлеге субстратлар Голландиядән китертелә иде. Бу бөтен дөнья буенча дүртенче һәм Россиядә беренче "Grodan" заводы.

Тантаналы чарада чыгыш ясап, Алексей Песошин бүгенге көндә республиканың Россиядәге әйдәп баручы сәнәгать үзәкләренең берсе булып торуы турында билгеләде. "Яңа заводны ачу өчен Татарстанны сайлау сәнәгый продукция җитештерүне алга таба үстерүдә республиканың зур потенциалы турында сөйли", – диде ул. 

Татарстан Премьер-министры предприятие җитәкчелегенә куелган максатларда ирешүдә уңышлар теләде һәм "Grodan" субстратларына базарда сорау булачагына ышаныч белдерде. 

"Grodan" продукциясе заманча теплица хуҗалыкларының нәтиҗәлелеген арттырырга булышачак. Мисал өчен, суны, ашламаларны һәм тирәлекләрне азрак кулланырга. Әйтик, помидор үстергәндә су куллану күләме 15 мәртәбә кими.

"Grodan" заводын төзү буенча подрядчы буларак МИЗ бүлендек компаниясе –"Алабуга Девелопмент" катнашты, ул резидентларга генподряд хезмәтләре күрсәтү өчен махсус булдырылган. Төзелеш 2017 елның сентябрендә башланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International