Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерциясез оешмаларга конкурс нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурска кертелгән заявкаларны карау буенча конкурс комиссиясе утырышы булды.
Конкурс комиссиясе утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – конкурс комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева рәислегендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында уздырылды.
Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу буенча конкурска 35 муниципаль берәмлектән коммерциясез оешмалардан 199 заявка тапшырылган һәм теркәлгән.
Утырыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен коммерциясез оешмаларны конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен катнашуга 192 заявка кертелгән.
Субсидияләр алу өчен конкурста катнашуга кертелгән КО заявкалары турында тагын да тулырак мәгълүматлар белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы http://mert.tatarstan.ru/ рәсми сайтында танышырга мөмкин.