Россия җыелмасы составында Татарстан командасы 4 алтын медальга лаек булды.
4 алтын һәм 2 көмеш. Татарстан яшьләре EuroSkills Budapest 2018 чемпионатында 6 медаль яулады. Россия җыелмасы составында республика үзен уңышлы күрсәтте. Карина Халеева искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте, ул "Эшкуарлык" компетенциясендә алтын яулады.
Безнең ил, барлык 29 катнашучы ил арасында иң күп алтын медаль алып, баллар гына түгел, медальләр исәбендә дә тәүге мәртәбә беренче урынга лаек булды.
Венгрия башкаласындагы бүләкләү тантанасында Россия конкурсантлары барлыгы тугыз алтын, сигез көмеш, ике бронза медаль һәм профессиональлек өчен ун медальон алды. Чемпионнарга бүләкләрне EuroSkills 2018 ярышларының төп компетенцияләрендә тапшырдылар. Медальләр саны буенча Россия - Австрия һәм Францияне, ә баллар буенча Австрия һәм Венгрияне уздырды.