Ауразия икътисади берлеге илләре белән сәүдә Эшкуар йортында таможня өчен документларны дөрес рәсмиләштерергә өйрәтәчәкләр.

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Товар күчеше исәбенең статистик формаларын ничек дөрес тутырырга кирәклеге турында 26 сентябрь көнне 11 сәгатьтә Эшкуар йортында (Петербург урамы, 28) сөйләячәкләр.

Анда катнашу өчен Ауразия  икътисади берлеге илләре белән үзара сәүдә алып баручы кече һәм урта бизнес субъектлары чакырыла.

Әлеге чара кысларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

- Исәпнең статистик формасын ничек һәм кайда тутырырга?

- Гариза бирүченең электрон имзасы булмаган очракта нишләргә?

- Статформа тәкъдим итү датасы дип кайсы дата санала?

- Статформа тәкъдим итү вакыты буенча чикләүләр бармы?

- Статформа нинди тауарларга бирелә?

- Нинди тауарларга статформаны тутырмаска мөмкин?

- Эшкуар статформаны кая тапшырырга тиеш?

- Таможня органына статформаны тапшырмаган яки вакытсыз тапшырган өчен административ җаваплылык бармы?

Катнашучыларның сорауларына Татарстан таможнясы белгечләре җавап бирәчәк.

Катнашу өчен 25 сентябрьгә кадәр түбәндәге телефоннар аша язылырга кирәк: (843) 291-92-78, (843) 291-92-53.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International