Татарстан эшкуарлары инвалидлар мәшгульлегенә юнәлдерелгән ярдәм эшчәнлеге өчен субсидияләргә дәгъва итә ала

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Инвалидлар мәшгульлегенә юнәлдерелгән ярдәм күрсәтү эшчәнлеген алып баруга бәйле проектларны гамәлгә ашыручы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар субсидияләргә дәгъва итә ала. Финанс ярдәмне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күрсәтәчәк.

Субсидияләрне алу өчен конкурс аша сайлау узарга кирәк. Гаризалар һәм документлар 25 сентябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420044, Казан ш., Волгоград ур., 47нче йорт, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Конкурс шартлары белән шушы сайтта: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-predostavlenie-v-2018-godu-subsidiy-iz-2956657.htm яки түбәндәге телефон: (843) 557-21-96 аша танышырга мөмкин.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International