2018 елның 1-2 октябрендә Казанда IoT World Summit Russia үткәреләчәк. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы теләктәшлегендә узачак һәм бөтен дөньядан 900дән артык делегатны берләштерәчәк.
Катнашучылар 125тән артык гамәли кейсны караячак һәм төрле өлкәләрдә IoT технологияләрен куллану ярдәмендә предприятиеләр нәтиҗәлелеген арттыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак. 120дән артык халыкара эксперт Индустрия 4.0, Цифрлы корпорацияләр, Акыллы шәһәр һәм Энергетика өчен технологияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Саммитта шулай ук IoT һәм IIoT, М2М коммуникацияләр, Зур күләмле мәгъүмат аналитикасы, Ясалма интеллект, Машина ярдәмендә һәм тирәнтен өйрәтү, Киберкуркынычсызлык һәм Блокчейн өлкәләрендә карарлар тәкъдим ителәчәк. Югары технологияле глобаль структуралар соңгы эшләнмәләрен күрсәтәчәк. Россия, АКШ, Сингапур, Кытай, Һиндстан, Алмания, Бөекбританиянең динамик үсүче яшь hi-tech компанияләре һәм стартапларының нокталы чишелешләре Digital-күргәзмә һәм Startup Pitch сессияләр форматында киң тәкъдим ителәчәк.
Быел саммитта катнашучылар Лондонның әйдәп баручы бизнес-мәктәбеннән бер көнлек «IoT Leadrship Programme» укыту программасын узу мөмкинлеген ала.
«IoT Leadrship Programme» оештыручысы - энергия ягыннан нәтиҗәле һәм цифрлы технологияләр, әйберләр интернеты, зур күләмле мәгълүматлар, мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә Redenex халыкара тикшеренү компаниясе.
Чараның программасы белән әлеге сайтта танышырга мөмкин: http://iotworldsummit.ru
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте