Икътисад министрлыгы командасы "Милләтләр кроссы-2018"дә актив катнашты

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Бер-берсенә күтәренке кәеф "йоктырырга" һәм актив вакыт үткәрергә. Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Үзәк стадион янындагы мәйданга шундый ният белән килде, анда "Милләтләр кроссы-2018" бәйгесе узды. Команданы министр Фәрит Габделганиев җитәкләде. "Бу чара физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә этәрә, шулай ук бөтен коллектив белән вакытны энергияле үткәрергә мөмкинлек бирә. Рәсми булмаган шартларда бер-берең белән аралашу  һәрвакыт та команда уңышына китерә", - дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.

Әлеге чара кысларында 1, 2, 4 һәм 6 чакрым араларга йөгерү бәйгеләре узды. Быел программага шулай ук махсус ГТО - 2 чакрымга йөгереш керде.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International