Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Татарстан сәнәгатендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатында санлы технологияләрне кертү һәм ОСК предприятиеләрендә җитештерүне диверсификацияләү тәҗрибәсе мәсьәләсенә багышланган семинар-киңәшмәдә катнашты.
Чара "Серго исемендәге завод" (POZIS компаниясе) җитештерү берләшмәсе базасында узды. Предприятиеләрнең җитәкчеләре белән киңәшмәне ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов уздырды.
Киңәшмәне башлап җибәрер алдыннан Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы көнкүреш һәм медицина техникасы җитештерү буенча POZIS комплексын карады. Җитештерү мәйданнарын карау барышында Алексей Песошинга заводта өзлексез рәвештә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча эш алып барылуы турында хәбәр иттеләр. Җитештерү барышында мөмкин булган проблемалар эзләнә һәм хәл ителә, бу исә сарыфларны киметү мөмкинлеген бирә. Бүгенге көндә предприятиедә сакчыл җитештерү принциплары санлы технологияләргә интеграллаштырыла. Соңгы 5 елда әлеге чаралардан алынган файда якынча 150 млн. сум тәшкил иткән.
Киңәшмә барышында республикадагы предприятиеләрнең вәкилләре санлы технологияләрне җитештерүгә кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча үзләренең эш тәҗрибәсе турында сөйләде.
Татарстан Президенты в.б. үзенең чыгышында ассызыклаганча, санлы технологияләрнең үсеше эшчәнлекнең барлык өлкәләренә әһәмиятле йогынты ясый. Һәр тармак цифрлы революция уза, ул компанияләрне бизес-модельләрне трансформацияләргә, инновацияле технологияләрне кертергә һәм кулланучыларның тиз арада үзгәрә торган үз-үзләрен тоышына яраклашырга мәҗбүр итә. "Сәнәгатьнең бу мәгънәсендә, гадәттә, аңа әһәмиятле роль бирелә, чөнки моннан сезнең конкурентлылыкка сәләтле булу-булмавыгыз билгеләнә", – дип белдерде Алексей Песошин.
Ул хәбәр иткәнчә, республикадагы кайбер сәнәгать предприятиеләре инде җитди рәвештә цифрлаштыру процессына керешеп киткән. Ләкин цифрлы технологияләргә прагматик рәвештә караучылар да бар икән, алар бизнесны аннан башка алып барып булмый торган әйберләргә басым ясый һәм яңа юнәлешләргә принципиаль рәвештә акча сарыф итәргә теләми. "Кызганычка, күп кенә предприятиеләрнең җитәкчеләре цифрлы методларны куллану механизмнарын һәм алардан алыначак файданы тулы дәрәҗәсендә аңлап бетерми. Алар яңалыкларга консерватив мөнәсәбәттә, аеруча югары ышанычлылык таләп ителә торган тармакларда һәм процессларда һәм "алдынгы технологияләр" төшенчәсе җитәкчеләредә энтузиазм түгел, ә курку хисен тудыра торган бүлекчәләрдә", – дип билгеләде Алексей Песошин.
ТР Президенты в.б. билгеләп узганча, күп кенә эш тармакларында алдагы буын технологияләре дә әле җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерелмәгән, мисал өчен, автомат проектлау һәм эш тармагына идарә системалары, электрон документ әйләнеше, идарә һәм бухгалтерия исәбенә алуны, китертүләрне планлаштыруны һәм аларның чылбырына идарә итүне автоматлаштыру. "Димәк нәтиҗәлелекне арттыруда шактый потенциал бар", – дип саный ТР Президенты в.б.
Цифрлаштыруның хәзерге этабында иң мөһим үзенчәлеге, Алексей Песошин сүзләренә караганда, шуннан гыйбарәт: технологияләр генә түгел, ә предприятиедәге бизнесның үзе дә, аның тәэмин итүчеләр белән сатып алучылар арасындагы мөнәсәбәтләре дә үзгәрә, идарә системасын һәм предприятиенең үзендәге эшчәнлекне оештыру үзгәрә.
"Санлы технологияләрне куллану моның өчен махсус билгеләнгән ИТ-белгечләр өчен генә түгел, ә предприятие хезмәткәрләре өчен дә әһәмиятле эшкә әверелә. Барган үзгәрешләрнең системалы холыкта булуын аңламыйча, безнең предприятиеләргә хәзерге һәм киләчәк базарларда конкуренциягә чыдарга җиңел булмаячак. Мин ышанам, бүгенге семинар-киңәшмәнең эш йомгаклары предприятиеләргә санлы икътисадның хәзерге чынбарлыгына тирәнрәк төшенергә һәм нәтиҗәле үсеш алырга булышыр", – дип өстәде ахырдан Алексей Песошин.